Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөэмин Каратайда кич утырганнар (+фотолар)

9 август көнне авыл җирлеге, мәдәният йорты, китапханә белән берлектә,

кичкырын Шәрифуллин Җәдит абый һәм Наҗия апалар капка төбендә, авылларда онытылып бара торган тансык "Кич утыру" оештырылды. Капка төбенә җыелган күрше-тирә белән кызыклы уеннар, күңел ачу, җыр-бию, мәзәкләр кәефләрне күтәрде!

Чыннан да, без барыбер дә авыл халкының рухи байлыгын онытып бетермәгәнбез икән, гасырлардан килгән гореф-гадәтләр, йолалар исән-имин икән!

Безне сокландырганы -Мөэмин-Каратай авылының һәр урамында төрле яшьтәге гармунчылар бар! Димәк, әле бу кич утыруларның башы гына!

Барлык катнашучыларга, оештыручыларга, капка төбенә сыендырган кунакчыл йорт хуҗалары Шәрифуллин Җәдит абый һәм Наҗия апага зур рәхмәт!

 

Фотолар: Ләйсән Рахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев