Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мэриядә агымдагы эшчәнлек буенча киңәшмә үтте

Бүген мэриянең утырышлар залында агымдагы эшчәнлек буенча киңәшмә үтте, аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов алып барды. Киңәшмәдә башкарма комитетның структур бүлекчәсе җитәкчеләре, предприятие һәм оешма башлыклары катнашты. Сүз 23 августта булачак өмәне оештыру турында барды. Шәһәр һәм районны санитар чистарту, төзекләндерү буенча бурычлар җиткерелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев...

Бүген мэриянең утырышлар залында агымдагы эшчәнлек буенча киңәшмә үтте, аны район башлыгы Рәгать Хөсәенов алып барды.
Киңәшмәдә башкарма комитетның структур бүлекчәсе җитәкчеләре, предприятие һәм оешма башлыклары катнашты.
Сүз 23 августта булачак өмәне оештыру турында барды. Шәһәр һәм районны санитар чистарту, төзекләндерү буенча бурычлар җиткерелде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәфис Ибраев чисталык һәм төзеклек буенча проблемалы урыннар турында сөйләде. "Район башлыгының территорияләрне предприятиеләргә беркетү турындагы карары бар, сез өмә вакытында гына түгел, һәрвакыт аны тәртиптә тотарга тиеш",-диде.
Район башлыгы, үз чиратында, беркетелгән урыннарда санитар чисталыкны саклау буенча һәр көн планерка үткәрү кирәклеген әйтте. Шәһәрне бәйрәмгә тиешенчә әзерләргә кирәклегенә басым ясады.
Татарстан Дәүләт Советына сайлау алды кампаниясенең барышы һәм сайлауга әзерлек турында аппарат җитәкчесе Сергей Тимаков мәгълүмат бирде. "Без план буенча эшлибез, аның барлык пунктлары да үтәлеп барды. Шәһәр микрорайоннарында, авылларда халык белән очрашулар үтте. Киләчәктә предприятиеләрдә сайлаучылар белән очрашырга җыенабыз,"- диде ул.
Сергей Вячеславович билгеләп үткәнчә, быелгы сайлауның үзенчәлеге буларак, алдан тавыш бирү кертелә. Алдан сайларга теләүчеләр моны шәһәр һәм район территориаль сайлау участокларында башкара ала.
Республика, шәһәр, нефть промышленносте хезмәткәрләре көненә әзерлек турында мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова сөйләде.
"Әлеге бәйрәмнәрне тиешле дәрәҗәдә үткәрү - безнең бурычыбыз. Киләсе елга шәһәрнең 60 еллыгы була, аңа әзерлекне бүгеннән башларга тиешбез", дип йомгак ясады Рәгать Галиәгъзамович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев