Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларына кабул итү тәртибен үзгәртте

Мәгариф һәм фән министрлыгы бакалавриат, белгечлек һәм магистратура программалары буенча укырга кабул итү тәртибен раслады, алар 2021/22 елдан үз көченә керәчәк. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

Хәзер бер-берсенә якын берничә белгечлек яки юнәлеш буенча бердәм конкурс үткәрергә рөхсәт ителә. Ведомствода аңлатуларынча, бу киң катлау белем бирү программалары буенча иң әзерлекле абитуриентларны сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук югары уку йортлары абитуриентлар сайлавы буенча берничә фәннән керү сынауларын билгели алачак. Уку йортлары өчен бу иң яхшы абитуриентларны сайлап алырга мөмкинлек бирә. Абитуриентлар өчен — БДИ нәтиҗәләренең төрле җыелмасы белән керү мөмкинлекләрен киңәйтү дигән сүз. Министрлык сүзләренчә, бу яңалыкка мәгълүмати технологияләр өлкәсе юнәлешләренә кабул иткәндә ихтыяҗ бар.

Моннан тыш, югары уку йортлары урта һөнәри һәм югары белем базасында укырга керүче абитуриентлар өчен керү сынауларын мөстәкыйль билгеләячәк. Тагын уку йорты документларны электрон формада тапшыру мөмкинлеген бирергә тиеш. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/17-09-2020/m-garif-m-f-n-ministrlygy-yugary-uku-yortlaryna-kabul-it-t-rtiben-zg-rtte-5772306

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев