Заман сулышы

Мәгълүмат өчен 50 мең сум

Яшерен хәмер цехлары турында мәгълүмат өчен татарстанлыларга 50 мең сум түләячәкләр.

 

Бу хакта Дәүләт алкоголь инспекциясе коллегиясендә ведомство җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов сөйләде.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе узган ел кайнар линия телефоны буенча 85 мөрәҗәгать керүен әйтте. Хәбәр ителгән мәгълүматның ярты очрагында яшерен цехлар турында мәгълүмат расланды.

    «Быел республика Хөкүмәте ярдәме белән гражданнарга алкоголь продукциясен җитештерүнең яшерен цехлары турында 50 мең сум күләмендә түләү кертергә телибез, әмма алар җинаять эше кузгатылганнан соң гына түләнәчәк», — дип хәбәр итте ул.

 

Реклама

 

 Эльвира Зәйнулина

https://tatar-inform.tatar

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: