Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөгътәсим абый Мәмәтов җир эшенең барлык нечкәлекләрен белә

Шушы көннәрдә Мөгътәсим Исмәгыйль улы Мәмәтов 60 яшьлеге уңаеннан котлаулар кабул итте. Күп еллар район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен җитәкләгән - җитәкче урыннарда өч дистә елга якын кеше ул. 

-Мин үземә җитәкче булырга дигән максат куймаган идем. Хезмәт юлымны тракторчы булып башлап җибәрдем, югары уку йортын тәмамлагач, агроном, аннан баш агроном булып эшләдем, - ди. -Барлык эшне  үз кулларым белән башкарып карадым, ул миңа җитәкче булып эшләгәндә ярдәм итте.  Хәзерге яшьләргә,  егетләр, сез барлык эшне дә баштан үзегез эшләп карагыз,  дип киңәш бирәм,  - ди ул.


  Мөэмин-Каратай авылында туып үскән егетнең мәктәптән соң югары уку йортына укырга керү теләге зур була, тик мөмкинлек булмый шул. Колхозда тракторчы булып эшли башлый, иске генә ДТ-75 тракторын бирәләр. Гараж юк, кышкы салкыннарда ачык һавада  ремонтларга туры килә.
  Балачак, үсмер чакларым бик авыр елларга туры килде, дип искә ала.  Әтисен хәтерләми диярлек, чөнки малайга 7 яшьләр тирәсе булганда, 55 яшендә вафат була. Фин һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан ир тернәкләнеп китә алмый. 


-Әти өстенә фуфайка кигән ябык кына бер карт булып истә калган. Әти белән әни  сугышка кадәр колхозда тракторчы булып эшләгәннәр, шунда танышып китеп өйләнешкәннәр. Сугыштан соң әти, хәзергечә әйткәндә, урман мастеры булып эшләде. Ул чорда рөхсәтсез бер төп агач киссәң дә, төрмәгә утырта торган чаклар. Әти вафатыннан соң күп еллар үткәч бер апа: “Син бик кирәксә, әкрен генә үземә әйт, агачны аны төптән үк кисеп, өстенә мүк белән капласаң, беркем сизми, урмандагы агачларны беркем дә санап йөрми бит” дип киңәш бирде, дип сөйләгән иде, -ди.


Әниләре Җинан апа 10 бала белән берүзе кала. Авылда туганнары, ярдәм итәрлек кешеләре юк. Барысын да үзләренә тартырга кала. 


-Әтиле кешеләргә 60нчы елларда хәл керә башлады. Безгә авыр булды, -ди ул. – Сыерыбыз бар иде, җәен сарык, сыер көтүе көттек, чөгендер эшләдек – шулай көн күрә идек, - ди. Пәҗе җыеп киптердек – аның өчен акча бирәләр иде. - Безнекеләр Мөэмин-Каратай сигезьеллык мәктәбенең беренче сыйныфыннан сигезенчегә кадәр укыйлар иде. Мин абыйдан калган киемне киям, энем миннән калганны киде. Кием юк, тез башлары бик тиз туза, әни ямап кидерә. “Ямаудан оялмагыз, пычрактан оялыгыз, -дия иде ул. Мин әнкәйгә бик рәхмәтлемен. Аның акыллы сүзләрен гел искә алам.   Безгә кычкырмады, тавышланмады, тыныч кына тормыш итәргә өйрәтте. Гомерем буе ул миңа үрнәк булып тора.


  Сигезенче сыйныфтан соң малай рус телен ныграк өйрәнергә теләп, Иске Куак мәктәбенә укырга керә. Ул 9 чакрым ераклыкта, йөрергә транспорт кирәк. Кайбер малайларга мотоцикл ала башлыйлар, алар шуның белән йөри. Мин җәй көнне көтү көтеп, велосипед алдым, 70 сум тора иде ул чакта, ди. 


  Армиядән кайткач, егет Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә һәм гомере буе авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя.  Диплом алу белән,  “Шушма” колхозына агроном-семеновод итеп куялар, бер елдан баш агроном вазифасына билгелиләр. Тагын бер елдан 6 майда “Шушма” колхозына председатель итеп сайлап куялар, 32 яшь кенә була әле аңа.


-Мин колхоз рәисе булырга мораль яктан әзер түгел идем, көтелмәгәндә булды ул.  “Шушма” - зур колхоз.  Сарык, сыер фермасы бар, ул елларда  карабодай игү бик көчле иде. Азнакай районы карабодай чәчү буенча үзәк булып торды. Без дә алардан калышмаска тырышып  эшләдек, - ди Мөгътәсим Исмәгыйлевич.
  Җиде ел Иске Шөгер авылы советы рәисе булып  эшли. 
-Анда акча юк, сорап йөрисең инде. Шуңа карамастан, ул елларда мөһим эшләр башкарылды. “Лениногорскнефть” идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов бик нык ярдәм итте. Иске Шөгер клубына капиталь ремонт ясалды, ул чакта мондый клублар кайбер шәһәрләрдә дә юк иде. Тротуар җәелде, Яңа Шөгердә балалар бакчасы ябылган иде, аны кабат ачтык. 


  Шуннан соң Иске Иштирәктәге “Каркалинское” хуҗалыгында директор урынбасары, генераль директор, берничә хуҗалыкны берләштергән “Лениногорская продовольственная корпорациядә” директор, “Ялтау” агрофирмасында управляющий булып тора. Эшләү дәверендә республика һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының күп сандагы бүләкләренә лаек була. 
   2010 елдан Мөгътәсим Исмәгыйлевич - Әлмәт “Агрохимия станциясе” федераль учреждениесе директоры. Андагы эшчәнлекләре дә җир белән бәйле.
-Без – җир докторлары”- ди ул. -Туфракка анализ ясыйбыз, диагноз куябыз, дәвалау өчен рекомендация бирәбез. 
   Кырдан уңыш алу өчен минераль удобрениеләр кертергә кирәк. Тик бу эшне тикшермичә башкарсаң, файда урынына зыян китерергә мөмкин. Шуңа хуҗалыклар алар биргән рекомендацияләргә таянып эшли. Әлеге оешмага 21 район карый. Шул исәптән, Лениногорск районы кырларына да анализ ясыйлар. Алтмыш алты кеше эшли, үз лабораториясе бар.


  Мөгътәсим абый эштән соң һәр көнне гаиләсе янына Шөгергә ашыга. Алар хатыны Фәридә апа белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Алия гаиләсе белән Әлмәттә яши, оныклары Аяз үсеп килә. Уллары Радик Казанда төзүче-инженер булып эшли.  Ә ун туганның бүген сигезе исән-сау, бер-берсе белән аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. 


- Мин кешеләрне яратам, сөйләшергә яратам. Таныш-белешләр, элек бергә эшләгән хезмәттәшләрне очратсам, рәхәтләнеп аралашам, - ди. -Тик гомерем буе ялагайларны, урлаганнарны, алдаганнарны яратмадым. 
 

Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев