Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль иясе Хәдит һәм Миңнебану Габидуллиннар

Тимәш авылында гомер итүче Хәдит һәм Миңнебану Габидуллиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль иясе булды. Илле өч ел бергә яшәүче гаиләгә ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тантаналы рәвештә тапшырылды. Әлеге чарага балалары, оныклары да килгән иде. Бәйрәм алдыннан, алар белән якыннан танышу өчен, Тимәшкә юл тоттым. Илле елдан артык...

Тимәш авылында гомер итүче Хәдит һәм Миңнебану Габидуллиннар "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаль иясе булды.


Илле өч ел бергә яшәүче гаиләгә ул Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә тантаналы рәвештә тапшырылды. Әлеге чарага балалары, оныклары да килгән иде.
Бәйрәм алдыннан, алар белән якыннан танышу өчен, Тимәшкә юл тоттым. Илле елдан артык бер-берсенә булган мәхәббәтне, ихтирамны саклап калган әлеге пар 1961 елда таныша. Тумышы белән Чувашиядән булган Миңнебануны, Казан педагогика институтының дүртенче курсын тәмамлагач, юллама белән Тимәш мәктәбенә укытырга билгелиләр. Хәдит биредә кичке мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укый торган була. Менә шунда аның яшь укытучыга күзе төшә дә инде. Дүрт ай аралашып йөргәннән соң, кавышырга уйлыйлар. Әтисе Зиннәт сугышта хәбәрсез югалганнан соң бабасы белән әбисе үстергән, яңа гына егермесен тутырган егетнең карарына алар каршы төшми.
- Ниятемне белгәннән соң бабай: "Йөзе түгәрәк, маңгае киң, акыллыга охшаган, өйлән, улым", дигәч алып кайтып та куйдым, - ди Хәдит абый.
Шулай итеп, унсигез яшьлек вакытында үз куллары белән бураган, күтәргән йортны төзеп бетереп, бергә - төп нигездә тормыш итә башлыйлар. Гаилә башлыгы нефть техникумын тәмамлап, "Лениногорскнефть"нең бишенче нефть һәм газ табу цехында баштан оператор, аннан утыз елдан артык мастер булып эшли.
- Минем карамакта - Тимәш белән Зәй-Каратай авыллары арасында 120дән артык скважина булды. Бөтенесенең номерын, холкын белә идем. Ул елларда порывлар еш булганга, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чыгып китәргә туры килә иде. Эшенә күрә акчасы да булды инде. Пенсияне әйбәт алабыз, оныкларга да булышабыз әле, - ди Хәдит абый.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 50 нче номер саныннан укый аласыз.
Ләйсән Шәрәфетдинова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: габидуллин