Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мичурин авылында балалар белән күңелле уеннар оештырганнар (+ фотолар)

Лениногорск районы Мичурин авылында Балаларны яклау көне уңаеннан балалар белән күңелле очрашу узган, дип яза Мичурин китапханәсе сайты.

Балалар “Сез җәйне яратасызмы?”, “Җәй көне нәрсә үсә?”, “Җәй көне нәрсә тама?”, “Яңгырдан соң нәрсә кала?” кебек сорауларга җавап биргәннәр. 
Төрле-төрле уеннар да оештырганнар. Мәсәлән, “Салават күпере”, “Күлдәвек (лужа) аша сикерү”, “Кулчатыр” (“Зонтик”), табигать күренешләренә кагылган уеннар һәм башкалар. 

Күңелле очрашу барышында балаларның күңелен күреп, авыл халкы да читтә калмаган, аларга конфет, соклар да тараткан. 
Балалар өчен күңелле һәм истә калырлык очрашу булган бу. 

Фото һәм мәгүлүмат: Мичурин китапханәсе


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев