Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Милли моң" мөнәҗәтләр фестивалендә безнекеләр дә катнашты

Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үтте.

Быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале, Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгына багышланып, Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында узды.

Әлеге фестивальдә Лениногорск мөхтәсибәте дә катнашты. Анда Зәй-Каратайның мөслимәләре оештырган  “Рәйхан” ансамбле чыгыш ясады. 200 гә якын талантлы мөнәҗәт башкаручылар белән бер сәхнәдән чыгыш ясау – “Рәйхан” ансамбле өчен шатлыклы һәм дулкынландыргыч мизгелләр булды.  Быел фестивальдә катнашырга Ульяновск, Оренбург, Сахалиннан да килүчеләр булган.

Мөнәҗәт әйтүчеләрнең иҗади чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләгән. Ярыш гадәттәгечә “Соло” һәм “Ансамбльләр” номинацияләрендә узган.
Безнекеләр номинациядә урын алмаса да, шушы ансамбльгә йөрүче Энҗе Гыймадиева “Иң өлкән оста башкаручы” номинациясендә билгеләнә, Энҗе апага 83 яшь икән.

-    Быел урын алмасак та, күңелебезне төшермәдек. Мөнәҗәтләр фестиваленнән урын белән кайткан чакларыбыз да булды. Башкаларны күреп, башкалар белән аралашып кайттык. Татарстанның халык артисты Мингол Галиевны да күрдек, ул жюрида иде, - ди ансамбль җитәкчесе Рәисә апа Якупова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев