Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Миңнеханов: Коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә акча вакытында бүленергә тиеш

Табибларга Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эшләгән өчен акча үз вакытында бүленергә тиеш. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шундый бурыч куйды.

 

«Табибларга өстәмә акча түләү буенча үз вакытында һәм төгәл эшләргә кирәк. Без моны игътибар белән күзәтәбез. Әйе, аңлатуы кыен булган моментлар да бар. Кемгәдер өстәмә акча – тиеш, кемгәдер – юк. Әмма моның өчен без бар. РФ Хөкүмәтенә, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, санитар автомобильләр буенча чикләүләрнең була алмавын аңлату мөһим. Коронавирус инфекциясе йоктырган кеше һәр «ашыгыч ярдәм» машинасында булырга мөмкин», - диде Миңнеханов.

 

 https://tatar-inform

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев