Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мөхәммәтшин: Минтимер Шәймиев гомер буе туган республикага хезмәт итә

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев гомер буе туган республикага хезмәт итә. Әнә шулай ди ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

"Үз халкының лаеклы улы, гомер буе Минтимер Шәймиев Туган республикага фидакарь рәвештә хезмәт итә. Сүз дә юк, Татарстанның, Россиянең алдынгы, динамик үсүче, көчле милләтара татулыгы буларак, торгызылуы Минтимер Шәймиев исеме белән аерылгысыз бәйле. Ул формалаштырган "Татарстан моделе" өйрәнелде һәм бүгенге көнгә кадәр күп илләр тикшеренүчеләренең һәм сәясәтчеләренең игътибарын җәлеп итә", — диде парламент җитәкчесе.

Фәрит Мөхәммәтшин Минтимер Шәймиевне көчле шәхес, катгый һәм принципиаль моментларда эзлекле дип атады.

Парламент рәисе күп еллар дәвамында Минтимер Шәймиев белән эшләгәнен искәртте. «Бу вакыт эчендә бик күп гаҗәеп вакыйгалар, бәхәсләр, фикер алышулар булып узды, принципиаль сәяси карарлар кабул ителде. Әлбәттә, алар барысы да Минтимер Шәймиев тарафыннан республикабыз мәнфәгатен кайгыртып эшләнде», — диде.

«Татарстанның алдынгы, тотрыклы үсеше, күп милләтле һәм төрле диннәр тотучы халкыбызның дус, тату яшәве Минтимер Шәймиев исеме белән тыгыз бәйләнгән. Тарихыбыз борылыш кичергән катлаулы елларда ул хокукый һәм демократик тәртип нигезендә, республиканың киләчәген төзү идеясе тирәсендә халыкны берләштерүгә иреште ул. Моның өчен никадәр зирәк акыл, җаваплылык һәм сәяси ихтыяр көче кирәк булуын без хәзер генә аңлыйбыз», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев