Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә беренче сентябрь кыңгыравы яңгырады (11нче гимназиядән фоторепортаж)

Бүген Лениногорск районында 21 мәктәп, шәһәрнең 13 урта белем бирү учреждениесе барлыгы 8 мең 560 бала өчен үз ишекләрен ачты. Шуларның 1менңән артыгы – беренче сыйныф укучылары.


 

100 бала бүген тәүге тапкыр шәһәрнең 11нче гимназиясе бусагасын атлап керде. Белем бәйрәме аларның үзләре өчен дә, әти-әниләре өчен дә бик дулкынландыргыч һәм шатлыклы көн.

Барлык гимназия укучыларын, ата-аналарны һәм укытучыларны район башлыгы  Рәгать Хөсәенов сәламләде.

Ярты ел вакыт узганнан соң балалар, ниһаять, парта артларына утырды. Белем бәйрәмендә тантаналы линейкага 1нче, 9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары җыелды.

Гимназиядә узган чарада 10нчы сыйныф та катнашты. Чөнки араларында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының республика этабында 2нче призлы урынны яулаган һәм башка бик күптөрле бәйгеләрдә зур уңышларга ирешкән укучы Илья Колсанов та бар. Бәйрәмдә аны тәбрикләп уздылар.

Барлыгы быел гимназиядә 712 бала белем алачак. Шуларның унтугызы – 11нче сыйныфны тәмамлаячак.   

 

Гөлназ Хәйретдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев