Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәпләрдә көн саен Россия гимнын җырлый башларга мөмкиннәр

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган. "Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу позитив башлангыч", - диде министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк. Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган. Төбәк ведомствосы боерыгы нигезендә, Калуга укучылар 2015 елның...

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә Россия гимнын башкару фикерен хуплаган. "Мәктәпләрдә гимн башкару балаларны тәрбияләүнең патриотик аспектын ныгытачак, бу позитив башлангыч", - диде министрның беренче урынбасары Наталья Третьяк.
Мәктәпләрдә гимн җырлау башлангычы белән Калуга өлкәсе Мәгариф һәм фән министрлыгы чыгыш ясаган.
Төбәк ведомствосы боерыгы нигезендә, Калуга укучылар 2015 елның 1 сентябреннн башлап, көн саен дәресләр башланыр алдыннан Россия гимнын җырлаячак. "Патриотлык тәрбияләү максаты белән гимн башкару тәҗрибәсе күп илләрдә бар. Кайчагында халыкара ярышларда спортчыларның, сүзләрен белмәү сәбәпле, гимны җырлый алмауларын күрү бер дә яхшы түгел", - дип белдерде Кулуга өлкәсе губернаторы Анатолий Артамонов.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гимн