Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәктәптә атыш әзерләүдә тоткарланган яшүсмерне психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр

Җинаять эшен тикшерүне РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алган.

Казан мәктәбендә атыш оештыруга әзерләнүдә шикләнелеп тоткарланган 14 яшьлек үсмерне психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр. Бу мәгълүмат Россия Тикшерү комитеты сайтында барлыкка килде.

Җинаять эшен тикшерүне РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин контрольгә алды. Ул нәтиҗәләр турында хәбәр итәргә кушты.

«Тикшерү фаразы буенча, шикләнелүче Интернет аша танышкан билгесез зат күрсәтмәсе буенча, Татарстан районнарының берсендә - элек үзе укыган мәктәп укучыларына һөҗүм итәргә әзерләнгән», – диелә ведомство сайтында.

Яшүсмерне психиатрия хастаханәсенә экспертизага җибәргәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Казанда мәктәптә атуга әзерләнүдә шикләнелгән 14 яшьлек үсмерне тоткарладылар. Ул Дәрвишләр бистәсендә һөҗүм итәргә ниятләгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев