Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәсхүдә апа - балалар, оныклар хөрмәтендә яши

Сугыш ачысын, аның башыннан алып- азагына кадәр кичергән, үсмер, бала килеш бөтен булган һәм булмаган көчен түгеп тырышкан ул - Мәсхүдә Минәхмәт кызы Хәкимова.

 

  Аңа 95 яшь тулды.  Районыбызның Урдалы авылында гомер итүче тыл ветеранын 2 нче август көнне,  балалары, оныклары-оныкчыклары, Мәсхүдә ханымны гомер буе хөрмәт итеп яшәгән авыл халкы тәбрикләде.  Авыл җирлеге башлыгы Гөлшат Әхмәтова , бүгенге аяз-тыныч күгебез, тук тормышыбыз, шатлыклы киләчәгебездә бәяләп бетергесез өлеше булган ветеранны, авылдашлары  һәм җитәкчелек исеменнән дә ихлас күңелдән котлады. Мәсхүдә апага Россия Президентының шәхси котлавы һәм Лениногорск муниципаль районы Башлыгының бүләге дә тапшырылды.

  Мәсхүдә Минәхмәт кызы сугыштан соңгы авыр, катлаулы елларда да үз-үзен аямыйча көч куйган. Ул үзе дә  данлы тарихыбызның бер өлеше булып тора. Үзе кебек уңган- булган өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә балалары Җәүһәр, Габделхак һәм Минзиләнең, аларның тормыш иптәшләре, балалары һәм оныкларының кадер-хөрмәтендә яши.  Бер гасырлык гомер юлын ваклап баруына карамастан, үзе дә алар белән гапләшеп,  хатирәләр уртаклашырга ярата. Мәсхүдә апа истәлекләр сөйләгәндә, һәркемнең исемен онытмыйча, хәтта еллар санында да тамчы да буталмый.

 Олы юбилее- 95 яше белән аны барлык, туганнары, балалары, оныклары, авылдашлары котлыйлар. Аның сау-сәламәт булып,  якыннарын шатландырып, һаман шулай тормыш үрнәге булып калуын, рәхмәткә һәм рәхәткә төренеп яшәвен телиләр.



 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев