Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нефть техникумында студентлар сыйланды (фотолар)

Нефть техникумында төрле өлкә буенча алган белемнәрнең интегралын табарга булышучы традицион булмаган дәрес үтте. Ул бинар дәрес дип атала. Мәгариф системасы укытуның традицион булмаган метод һәм формаларын куллануны таләп итә, нәтиҗәдә, укучыларда дөньяны бер бөтен итеп кабул итү формалаша. Төрле өлкәдән алган белемнәрнең интегралын табарга бинар дәрес булыша. Шундый дәрес...

Нефть техникумында төрле өлкә буенча алган белемнәрнең интегралын табарга булышучы традицион булмаган дәрес үтте. Ул бинар дәрес дип атала.


Мәгариф системасы укытуның традицион булмаган метод һәм формаларын куллануны таләп итә, нәтиҗәдә, укучыларда дөньяны бер бөтен итеп кабул итү формалаша. Төрле өлкәдән алган белемнәрнең интегралын табарга бинар дәрес булыша.

Шундый дәрес нефть техникумында җәмгыять белеме укытучысы Лилия Сафина һәм татар теле укытучылары: Дилә Борһанова, Ландыш Фәхриева белән бергәлектә ПГ-1-15 төркемендә үтте.

Төркемдәге һәр студент берәр төрле милли ризык пешереп килде, араларында татар, рус, чуаш, мордва халкының ризыклары бар иде. Аны пешерү серләре белән уртаклаштылар, барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Бинар дәреснең яме-күрке булып, биредә тәкъдим ителгән балан пирогы һәм гөбәдия торды.
Әлеге дәрес укучыларга хезмәтләренең нәтиҗәсен күрергә, аңардан канәгатьләнү һәм шатлану хисе алырга мөмкинлек бирде. Иң мөһиме - толерантлык, халыклар дуслыгы, алар арасында бер-берсенә карата хөрмәт тәрбияләү иде.
Лилия Сафина, нефть техникумы укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск нефтяной техникум нефтяной техникум лениногорск