Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни өчен алтын кыйммәт?

Алтынны химик ысул белән ясый алмыйлар. «Ясалма» алтын бәясе «табигый» алтын бәясеннән меңнәрчә тапкыр зуррак була.

 

Алтын — кешелек тарихында иң кыйммәтле металл. Ул башка металлардан аермалы буларак, күгәрми, вакыт узу белән бозылмый, эшкәртү дә чагыштырмача уңайлы (аның эрү температурасы мең градустан бераз гына артыграк). Һәм ул бик матур. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Борынгы Мисырда ук фараоннарның гәүдәсе бераз алтыннан тора дип санаганнар. Шуңа күрә аларны алтын битлек белән җирләгәннәр. Ул вакытта алтынны табу катлаулы булмаган — аны елга балчыгын иләп җыйганнар. Алтын аз булгач, аның бәясе дә кыйммәт булган. Бакыр кебек күп булса, алтын бәясе дә зур булмас иде.

Башта аны бизәнгечләр ясау өчен генә кулланганнар. Безнең эрага кадәр 560нчы елда беренче алтын тәңкәләр очрый. Шуннан бирле аны сату-алуда кулланалар. Алтын тәңкәләр озакка чыдый, ялган тәңкә ясау да кыен була. Алтынны лабораториядә ясау белән борын-борыннан тырышсалар да, аны хәзергә кадәр синтетик ысул белән ясый алмыйлар. Заманча химия сәнәгате дә алтын җитештерә алмый. Шуңа күрә алтын шактый сирәк очрый торган кыйммәтле металл булып кала.

Заманча технологияләр ярдәмендә алтынны башка металлардан атом-төше реакциясе шартларында табып була. Тик бу рентабельле түгел. Чөнки «ясалма» алтын бәясе «табигый» алтын бәясеннән меңнәрчә тапкыр зуррак була.

Фото: /pixabay.com/

Чыганак: интертат

http://bavly-tat.ru/news/kirkle-kyzykly-sandygy/ni-chen-altyn-kyymmt

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев