Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ни өчен кибетләрдәге бәяләр 99 га бетә?

Ни өчен кибетләрдәге бәяләр .99 га бетә?

 

Беренче карашка, бу бик сәер күренеш, килешәсезме? Бәяне 1 тиенгә төшереп кемгә нинди файда да, ни зыян инде? Әмма әлеге алымның барлыкка килүенә инде бер гасырдан артык вакыт үткән.


Тарихчылар аның нәкъ менә кем тарафыннан уйлап чыгарылуын белми. Әмма әлеге алымның сату эшләрендә бик яхшы ярдәм итүе көн кебек ачык.

Ни өчен бәяләр .99 дип бетә соң? Безнең күзләр сулдан уңга таба укырга күнеккән. Укыган вакытта беренче сан баш миенә күпкә ныграк тәэсир ясый, икенчесе алай ук түгел. Менә шуңа күрә кеше 4,99 дип язылган продуктны 5 дип язылганына караганда күбрәк ала да инде. Чөнки аң төпкелендә аның “4 саны 5кә караганда кечерәк бит” дигән уй барлыкка килә. Ә менә аерманың нибары 1 тиен булуы алай ук мөһим саналмый да!

Моннан тыш, сатып алучы кеше .99 дип беткән товарны күргәч: “Охо, моңа ташлама бар икән!” – дип уйлый. Ташламаның 3 тиенгә дә тулмавын аңлатып кара син аңа!

Ни өчен Норвегиядә кибетчесез кибетләр бар?

Ышанасызмы-юкмы, тик Норвегиядәге авылларда кибетчесе булмаган кибетләр бар. Аларда җиләк-җимеш, яшелчә һәм башка продуктлар алырга мөмкин. Бу кибетләрдәге эш намуслылыкка корылган.  Сатып алучы  үзенә нәрсә кирәген сайлап ала, калькулятор ярдәмендә бәяне саный һәм акчаны  шунда ук калдыра. Кирәк булса, “сдача”ны да ала. Шәп ич? Мондый кибетләр эшләгәч, димәк, анда караклар да юк булып чыга бит инде!

Чыганак:http://yalkyn.ru/news/bu-tema/ni-ochen-kibetchesez-kibetlr
 
Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев