Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Нинди чәчүлек орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак?

Орлыклар дөрес сакланган булырга тиеш

 

Кайсыбер орлыкларның искесе яңасыннан яхшырак була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Мәсәлән, бакча культураларының озак сакланган орлыкларын утыртсаң, аларда ана чәчәкләр күбрәк була һәм уңыш та арта. 

Карбыз, кабак, кавын, ташкабак, патиссон, кыяр, борчак, кузаклылар, баклажан, фасольнең озак торган орлыгын утырту хәерле.

Шулай да бу орлыклар дөрес сакланган булырга тиеш. Утыртыр алдыннан, чәчүлек орлыкны тикшерергә онытмагыз.

Моның өчен унлап орлык алыгыз. 1 литр суда 30-50 грамм аш тозы эретегез. Орлыкларны шул эремәгә салыгыз. Ике сәгатьтән тикшерегез: буш орлыклар өскә чыга, аларны ташлагыз. Калган яхшы орлыкларны юып, киптерегез һәм алар белән тест ясагыз.

Сайлап алынган орлыкларны берничә кат итеп төрелгән гади марля катламнары арасына салыгыз. Бу җайланманы тәлинкәгә куегыз һәм чылатыгыз. Даим рәвештә чылатып торыгыз. Берничә көннән орлыклар шытып чыгарга тиеш. Әгәр ун орлыктан җидесе шытса, әлеге пачкадагы орлыкларның 70 процент чамасы өлеше яхшы дигән сүз. Әгәр 30 проценттан ким булса, бу орлыкларны кулланмагыз, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: Интертат

Фото: pixabay.com

 http://agryz-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X