Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ниндидер тавышлар баласын үтерергә кушкан

Фаҗига 14 апрельдә Анапа янында урнашкан Гостагаевская станицасында була. Балалар поликлиникасында санитарка булып эшләгән 36 яшьлек Вероника Д. туганнарында булганда кызын алып ихатага чыга.


Аннары өйгә керә дә: “Олечки больше нет”, - ди. Соңыннан ачыклануынча, хатын баласының муенына пычак белән кадый. Ашыгыч ярдәм чакыруларына карамастан, сабыйны коткарып булмый.
 
Верониканы эш урынында уңай яктан бәялиләр. Коллегалары һәм туганнары сүзләре буенча, кызына ул һәрчак әйбәт мөнәсәбәттә булган, аны гел генә кайгыртып, “Олечка” дип өзелеп торган. Ләкин ире белән аерылганнан соң, хатын-кызның үз-үзен тотышында сәерлекләре күренгәли башлый.
 
Фаҗига алдыннан Вероника чираттагы дәвалау курсы үтә. Хастаханәдән ул 12 апрельдә чыга, ә бер көннән кызын үтерә. Сорау алуда ул ниндидер тавышлар аңа пычак алып, кызына чәнчергә кушуларын әйтә.
 
Бу вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган. Хатынны кулга алганнар, тикшерүчеләр аның белән эшли. Суд-медицина һәм психиатрия экспертизасы үткәреләчәк.


Автор: Ә.Шакирҗанова.
Чыганак: Vesti.ru

Өмет
matbugat.ru

http://tulachi.ru сайтыннан

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев