Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнисе ташлаган сабыйны эт коткарган

Санкт-Петербургта бер эт яңа туган сабыйны үлемнән коткарып калган.

Ике килограмм авырлыктагы бу сабый хәзер инде шәһәр дәваханәсендә күзәтү астында. Ул сәламәт, яхшы ашый, йоклаганда хәтта елмая да. Тик аның исеме, фамилиясе, кем баласы булуы билгесез, дип яза "Татар тудей".
Сабыйны "Мачо" кушаматлы эт куаклар арасыннан табып ала. Джек-рассел токымлы бу эт паркта йөргәндә хуҗасын кешеләр сирәк йөргән шул куаклык ягына үҗәтләнеп сөйри башлый.
“Ни булды инде, ни таптың?” – дип барган эт хуҗасы куркып китә. Куак төбендә тере төргәк ята. Табылган кыз баланы хәвефсез урынга сак кына күчерәләр. Нәкъ шул вакытта паркта "Росгвардия" хезмәткәрләре патрульдә йөргән була. Алар ашыгыч ярдәм чакырта.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев