Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әнисен шәрә көе фотога төшереп җибәргән

Америкада яшәүче Эмили Шмитт исемле яшь әни бик оят хәлдә калган. Ике яшьлек кызы өйдә әнисен ялангач фотога төшергән дә, социаль челтәрләрдәге дусларына тараткан.

 

 

 Хатын ваннадан чыккач, иркенләп чәчен киптермәкче булган. Кечкенә кызы комачауламасын өчен кәрәзле телефонын уйнарга биргән. Баласының бу вакыт эчендә нәрсә эшләп утырганын ул бер коллегасыннан хәбәр алгач кына белгән: Смста: "Шәрә төшкән фотоларың өчен рәхмәт", дип язылган була. Бала Эмилиның элеккеге клиентларына, хезмәттәшләренә һәм хәтта он-лайн кибет вәкилләренә фотолар җибәреп өлгергән.

Ханымга, ничек кенә оят булмасын, азактан һәммәсенә гафу үтенеп язарга туры килгән. Телефон - бәләкәй балага бирә торган әйбер түгел шул, аның сәламәтлек өчен зыяны турында да онытмаска кирәк.

http://shahrichalli.ru/news/bu-kyzyk/nisen-shr-ke-fotoga-tsherep-ibrgn

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев