Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Омикрон" килгәнче өлгерергә кирәк, ди Лениногорск баш табибы

Хәзер яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату өчен кулай вакыт. Чөнки яңа штамм гыйнвар ахыры-февраль башларында Татарстанга, Лениногорскига килеп җитәчәк, ди үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

 

Аның әйтүенчә, яңа ел алдыннан, яңа ел бәйрәмнәрендә коронавирус буенча ситуациядә әллә-ни үзгәреш юк, хәл тотрыклы.

Провизор госпиталендә коронавирус һәм вируслы пневмония белән авыручы 20гә якын лениногорскилы медицина ярдәме ала. Баш табиб сүзләренчә, риск төркемендә олы яшьтәгеләр, 60 яшьтән олырак булган лениногорскилылар. Хастаханә койкасында ятучыларның барысы да коронавируска каршы прививка ясатмаган, ди Рим Әмиров.  Аның әйтүенчә, авылларда яшәүчеләр күбесе вакцинация алган, авыл халкы бу яктан шәһәрдәгеләргә караганда активрак булган.

Гомумән, 60 яшьтән олырак булган 19 мең 325 кешенең 11 мең 300е прививка алган, бу 58,4 процент тәшкил итә. Әле прививка аласы кешеләр –  шактый.

Баш табиб Рим Әмиров сүзләренчә, яңа омикрон-штамм тиз таралучан. Чит илләрдә, АКШта, Бөекбританиядә яшен тизлегедәй таралды, Россиягә килеп җитте. Омикронны “йөгәнләр” өчен вакцина ясатырга кирәк. Халык арасында таралган фейкларга ышанырга кирәкми, дигән фикерен җиткерде баш табиб.

Вакцинация пунктлары: “Шифа” сәүдә үзәгендә, үзәк район хастаханәсе поликлиникасы һәм медсанчасть поликлиникасы, Иске Куак, Шөгер участок амбулаторияләре. Моннан тыш, олы яшьтәге, аз мобильле гражданнар янына өйгә килеп тә прививка ясау дәвам итә. Мондый гамәл узган ел декабрь аенда оештырылган иде инде.
-    Вакцинация узу пунктларында «Спутник V», «Спутник-Лайт», «ЭпиВакКорона», «КовиВак» вакциналары бар. Хәзер безне “омикрон”нан аерып торучы ике-өч атна вакыт бар. Әлеге вакытны прививкага багышларга кирәк, - ди Рим Рифович.


13 гыйнварга булган мәгълүматка караганда, Лениногорскида 38 мең 400 кеше прививка ясаткан. Эпидемия башланганнан бирле  ковидның 520 очрагы ачыкланган.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев