Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пандемия чорында Татарстанда дача амнистиясе буенча теркәүгә мөрәҗәгатьләр кимемәгән

Коронавирус пандемиясенә карамастан, дача амнистиясе буенча корылмаларны рәсмиләштерү өчен гражданнар мөрәҗәгате саны кимемәгән.

Бу хакта «Татар-информ» Татарстан буенча Росреестрның физик затларның күчемсез милекләрен теркәү бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева сөйләде.

«Хәзер пандемия аркасында шәхси йортларга, шул исәптән бакча участокларындагы торак һәм бакча йортларына да ихтыяҗ артты. Кешеләр аларны тизрәк рәсмиләштерергә тели. Хәзер коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендәге йортларда теркәлергә һәм ел әйләнәсе яшәргә була», — диде Энҗе Мөхәммәтгалиева.

Үзизоляция чорында күп функцияле үзәкләр ябылуга һәм гражданнарның хокукларын теркәү өчен документлар кабул ителмәүгә карамастан, Росреестр күчемсез милеккә хокукларны исәпкә алу һәм теркәү буенча үз эшен туктатмады, ди белдерде ул. Күп функцияле үзәкләрнең эше яңартылганнан соң, Татарстан Росреестрында күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен документлар бирү ешайган.

Идарә мәгълүматлары буенча, Татарстанда «дача амнистиясе» гамәлдә булган вакытта күчемсез милек объектларына барлыгы 750 меңнән артык хокук теркәлгән.

Росреестрның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 2020 елда сату-алу килешүләренең гомуми саны, узган ел белән чагыштырганда, 20 процентка арткан. 2020 елның икенче яртысында аеруча үсеш сизелә. 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X