Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пандемия тәмамланмый әле...

Русиядә эпидемик хәл тотрыклануга карамастан, коронавирус пандемиясе тәмамлануы турында әлегә сөйләп булмый, дип белдерәләр “Роспотребнадзор”да.

Коронавирус гражданнарның, бигрәк тә хәвеф төркемнәренә караган кешеләрнең, гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булып кала», - дип билгеләп үтте сишәмбедәге киңәшмәдә ведомство башлыгы Анна Попова. Әле ковид очракларының 97,5 проценты - «омикрон»га, 0,5 проценты - «дельта»га, 2 проценты башка штаммнарга туры килә, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Шушы көннәрдә сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко COVID-19ның яңа дулкынының май аенда башлану ихтималы турында кисәтте. Аны "Омикрон" штаммы төркеме вәкилләренең берсе китереп чыгарыр, мөгаен, дип билгелиләр. Әле "Омикрон"ның яңа бер варианты — "Омикрон-ХЕ" — дөнья буйлап тарала башлады. Аның белән авыручылар саны Бөек Британиядә кискен үсә.

Яңа вариант чираттагы дулкынны китереп чыгара алырмы (эксперт бәяләүләре буенча, дулкыннар 7-8 ай саен килеп торачак), әлегә әйтүе кыен. Әмма күп кенә экспертлар нәкъ менә майны Русиядә инфекциянең яңа күтәрелеше өчен иң кулай вакыт дип атый.

Кызганычка каршы, тәҗрибә күрсәткәнчә, "Омикрон" белән авыручыларда иммунитет озакка сакланмый, өстәвенә, вирусның башка вариантларының аңа сизгерлеге юк. Шуңа белгечләр саклану чараларын төгәл үтәргә, вакциналанырга киңәш итә.

https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пандемия коронавирус когда конеө