Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пенсияне үзгәртелгән график нигезендә

Графиктагы үзгәреш алдан торган ял көннәре белән бәйле.

«Татарстан почтасы» Федераль почта элемтәсе идарәсе – Россия Почтасының филиалы пенсияне 12, 13 һәм 14нче числолар өчен 11 июньдә түләячәк. Бу хакта Лениногорск Пенсия фонды хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, «Китерү хезмәте» пенсияне билгеләнгән график нигезендә илтеп җиткерәчәк.
Шулай ук 11 июньдә кредит учреждениеләре аша график буенча пенсия бирү датасы бәйрәм көннәренә туры килгән кешеләргә дә пенсияләр һәм һәм башка социаль пособиеләр түләнәчәк.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә элегрәк искәртүләренчә, быел 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә озын яллар көтелә. Шул рәвешле, 12, 13 һәм 14 июньдә ял итәчәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев