Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Пермьдә атыш оештырган Бекмансуровның әнисеннән сорау алу бастырылды

"Мин шок хәлендә! Улым кешеләрне яратмады дип әйтә алам".

SHOT Телеграм-каналы Пермь атучысы Тимур Бекмансуровның әнисеннән сораштыру өзекләрен бастырган. Исегезгә төшерәбез, кичә Пермьдә коточкыч хәл булды. Атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булды.

Наталья Бекмансурованың сүзләренә караганда, улы тыныч, кайгыртучан, хайваннарны, бигрәк тә песиләрне бик ярата.

«Ул миңа бөтен нәрсәдә ярдәм итте, мин аның беркайчан да спиртлы эчемлекләр эчмәвенә һәм тәмәке тартмавына ышанам. Психик яктан чигенүләр, кырыслык сизмәдем. Ул хәрби темага күп кенә мәгълүмат укый иде, аеруча Сирия турында. Анда әтисе командировкага барган иде».

Әнисе егетнең тыныч булуын, аерым бер кешеләр белән генә аралашуын ассызыклады. Әмма ул Тимурның кешеләрне яратмавын әйтеп китте. Кешеләр белән аралашканчы, өйдә үзе генә калуны өстенрәк күрә иде, дигән әнисе.

Чыганак: https://tnv.ru/tat/news/moguai/204376-permd-atysh-oeshtyrgan-bekmansurovny-nisenn-n-sorau-alu-bastyryldy/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев