Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Песошин: Татарстанда барлык чикләү чаралары гамәлдә кала

Ул эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә кушты.

 

Татарстанда авырулар санының тотрыклы темпы саклана, аз гына кимү күзәтелә.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан пандемия вакытында 1481 кешенең гомере өзелгән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары саклануын искәртте.

«Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Таләпләрне бернинди йомшарту булырга тиеш түгел. Барысын да барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк», — дип ассызыклады премьер-министр.

Ул, коронавирус ситуациясе буенча хәл яхшыруга таба барса да, эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, республикада 2 млн 293 мең 281 кеше вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясаткан, 1 млн 862 мең икенче компонент алган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 569 мең 683 кеше кабаттан вакцинацияләгән. Медицина оешмаларында җитәрлек күләмдә — 454 мең доза вакцина бар. 

Татар-информ.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев