Президент Рөстәм Миңнеханов татарстанлылыларны Әтиләр көне белән котлады
Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәр сәхифәләрендә — инстаграм һәм «ВКонтакте»да татарстанлылыларны Әти көне белән котлады.
Татарстан Президенты үзенең әтисе — Нургали Миңнеханов белән булган фотолардан слайд-шоу куйган. «Әтиләр көне белән! Әтиләрегезне хөрмәт итегез һәм кадерләрен белегез, үлгәннәрне дога белән искә алыгыз», — дип язган.
Бүген Россиядә беренче тапкыр илкүләм дәрәҗәдә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле дата РФ Президенты Владимир Путин указы белән билгеләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев