Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Президент ТАССРның 95 еллыгын бәйрәм итү турында Указ имзалаган

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТРның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалаган. ТР Президентының 14 февральдә имзаланган Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чаралары 2015 елның августына билгеләнгән. Бәйрәм чараларына әзерлек...

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТРның яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалаган.
ТР Президентының 14 февральдә имзаланган Указы нигезендә, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чаралары 2015 елның августына билгеләнгән.
Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, республика министрлыклары җитәкчеләре һ.б. керәчәк.
"Оештыру комитетына 2 ай эчендә ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планын ТР Президентына раслауга тапшырырга", - диелгән документта.
Татарстан Министрлар Кабинетына оештыру комитетының эшен тәэмин итү, шулай ук бәйрәмгә әзерлек һәм үткәрү белән бәйле чыгымнарны финаслау чыганагын билгеләү йөкләнгән.
ТР Дәүләт Советына, шулай ук ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә бәйрәмне оештыруда һәм чараларда катнашырга тәкъдим ителә.
"Татар информ"сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТАССР 95

2
X