Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Прокуратура Миңнеханов кушуы буенча «армиядән качып йөрүчеләрне» ачыклауны тизләтә

ТР Прокуратурасы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча армиядән качып йөрүчеләрне ачыклау эшен активлаштыра. Бу хакта «Татар-информ»га ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

Күзәтчелек ведомствосында агентлыкка хәбәр итүләренчә, әлеге чаралар Россия Тикшерү комитеты һәм Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән берлектә әлеге өлкәдә даими үткәрелә.

«ТР Президенты кушуы буенча «армиядән качып йөрүчеләрне» ачыклау эше активлашачак. Хәрби хезмәттән азат ителгәннәрне дә, хәрби хезмәткә чакырылудан азат итәргә ниятләүчеләрне дә тикшерәчәкләр», — дип сөйләде агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

«Татар-информ» элек хәбәр иткәнчә, кичә Рөстәм Миңнеханов республика прокуратурасына бер ай эчендә татарстанлыларны хәрби хезмәттән азат итүнең барлык очраклары буенча киң колачлы тикшерү уздырырга кушкан иде. Моннан тыш, Татарстан Президенты мондый карарларның нинди нигездә кабул ителүен ачыкларга кирәклеген дә өстәде.

 

https://tatar-inform.tatar/news/incident/28-12-2019/prokuratura-mi-nehanov-kushuy-buencha-armiyad-n-kachyp-y-r-chel-rne-achyklauny-tizl-t-5713828

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев