Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Һәр кешенең – үз борчуы

Чираттагы халык җыены шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә үтте. Ике сәгать дәвамында барган очрашуда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рәфикова, төрле хезмәт вәкилләре катнашты. Иң беренче булып, халык алдында Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул 2011 елда башкарылган эшләр, кайсы өлкәдә - кемнәргә ярдәм ителүе һәм, гомумән, уңышлар турында сөйләде....

Чираттагы халык җыены шәһәребезнең 2 нче мәктәбендә үтте. Ике сәгать дәвамында барган очрашуда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Гөлфирә Рәфикова, төрле хезмәт вәкилләре катнашты.

Иң беренче булып, халык алдында Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул 2011 елда башкарылган эшләр, кайсы өлкәдә - кемнәргә ярдәм ителүе һәм, гомумән, уңышлар турында сөйләде. Узган ел, бигрәк тә төзелеш, производство, авыл хуҗалыгы өлкәсендә, төрле программалар буенча актив эш алып барылган. Торак төзү мәсьәләсенә килгәндә, 2012 елга 35 мең кв.метр торак төзү каралган, диде ул. Шунысын да әйтергә кирәк, әле ел башланды гына, ә шулай да Бөек Ватан сугышы ветераннарына торак алу өчен 17 документ тапшырылган. Шәһәрне яшелләндерү, яктылык мәсьәләләренә, тротуарларга һәм юлларга асфальт салу эшләренә дә тукталды Р.Хөсәенов. Ул:
-Урман паркын барыгыз да күргәнсездер. Узган елда аны реконструкцияләү өчен күпме көч куелып, 24 миллион сум тотылды. Әлбәттә, монда нефтьчеләрнең дә, шәһәр предприятиесе җитәкчеләренең дә тырышлыгы һәм ярдәме зур булды,- диде ул рәхмәт сүзләре белдереп. - Ләкин әле бу эш бетте, дигән сүз түгел, реконструкция, төзекләндерү һәм яшелләндерү, ремонт эшләре быел да дәвам итәчәк. Урман паркында, мәсәлән, балалар өчен аттракционнар куелачак, 30 - 40 еллык йортларда ремонт эшләрен дәвам итәргә, түбәләрне яңартырга, асфальт салып бетерергә кирәк,- дигән бурычлар белән таныштырды.
Шәһәребездә төрле программалар эшләп килүе турында да беләбез. Быел тагын берсе өстәлеп, 2012 елда шәһәрдә өч мәктәпне ремонтлау бурычы куелган.
Шәһәр мэры чыгышыннан соң, чират халыкка җитте. Алар бер-бер артлы сораулар яудырып, җавап бирүләрен түземсезлек белән көтте. Һәр кешенең дә борчыган сораулары байтак. Ләкин иң мөһиме, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсенә кагылышлы сораулар булды. Берәү утка яки суга, яисә газга артыгы белән түләсә, кемдер бөтенләй аз түли булып чыкты. Кайберсе өйдә ремонт юк, торбалар черек, түбәдән су ага, канализация торбасыннан ис чыгып, бөтен бүлмәгә таралып, өйдә торырлык калмый, йә бик суык, дип дәгъва белдерде. Газ счетчикларына килгәндә, аны куйдырырга риза булмаучылар да бар. Аларны куйдырсалар, газны кулланган өчен генә түләячәкләрен, үзләренә файда гына булуын ассызыклады шәһәр җитәкчеләре.
Халыкны борчыган тагын бер сорау - исәпләү җиһазларындагы күрсәткечләрне әйтеп өлгермәү. "Элек өй буенча язып йөргәндә бик уңайлы иде, ә хәзер кыен, шалтыратып та, өлгереп тә булмый",- диде арадан берәү. Бу сорауны да хәл итәргә сүз бирделәр җитәкчеләр.
Җыенда һәркем үз проблемасына җавап табарга дип килсә дә, араларыннан берсе торып, халыкка:
-Аңлыйм. Һәрберегезнең күңелендә сораулары һәм борчыган мәсьәләләрегез бар. Барыгыз да күтәренке тавыш белән проблемагызны сөйлисез. Әйдәгез, гел зарлану сүзләре генә ирештермик, шәһәр һәм район халкына бик күп файдалы эшләр дә башкарыла бит. Моны шәһәребезгә карасак та - күрәбез. Урман паркы төзекләндерелде, җәй айларында балалар өчен дә, сезнең өчен дә төрле бәйрәм чаралары, шуларның берсе - Ишегалды бәйрәме оештырыла,-диде. Ул - 4 нче территориаль җәмәгатьчелек идарәсе рәисе урынбасары Флера Исмагиловна Хабатуллина булып чыкты.
Балаларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән килгән вәкил, Р.Хөсәеновка рәхмәт сүзләре җиткереп, финанс яктан да, киңәш биреп тә ярдәм иткәне өчен Грамота тапшырды. Халык аны алкышларга күмде.
Очрашуда катнашкан технологик транспорт идарәсе директор урынбасары Марат Юнысов, шәһәр Советы депутаты буларак халыкка мөрәҗәгать итеп, булган сорауларын хәл итәргә ярдәм итәчәген, киңәш бирергә әзер булуын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Очрашу

2
X