Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм уңаеннан котлау җиткерә

Хөрмәтле хатын-кызлар! 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!


Хатын-кыз тормышка яхшылык, матурлык һәм шәфкатьлелек алып килүче булып тора. Сез гаиләләрегездә тынычлыкны һәм татулыкны саклыйсыз, балалар һәм оныклар тәрбиялисез, бу дөньяны яктырак итәсез, лаеклы гамәлләргә рухландырасыз, барлык башлангычларда да ярдәм итәсез.


Бүген хатын-кызлар ир-атлар белән беррәттән эшлиләр, эшчәнлекнең төрле төрләрендә һөнәри үрләргә ирешәләр, шул ук вакытта өй учагын саклаучы, тугры хатын һәм ана булып калалар.

Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаган,  тылда хезмәт иткән һәм ир-атлар белән беррәттән илне торгызуда катнашкан хатын-кызларга аерым котлау һәм рәхмәт сүзләре. Һәрвакыт мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту тоеп яшәгез.

Кадерле хатын-кызлар, сезнең әлеге кояшлы бәйрәмне яраткан ирләрегез,  балаларыгыз һәм дусларыгыз белән каршылавыгызны телим. Гаиләләрегездә һәрвакыт мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөрсен. Бәхет, уңышлар сезгә, һәрвакыт шундый матур һәм сөйкемле булып калыгыз!


Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев