Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы Рәгать Хөсәеновның 23 февраль уңаеннан котлавы

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлау сүзләре ирештерә.

 

- Ватанны саклаучылар көне батырлык, намуслылык, фидакарьлек үрнәге булып тора. Безнең тормышыбызның тынычлыгын саклаучылар көне бәйрәменең данлы тарихы еракларга барып тоташа. 


Бәйрәм көнендә без иң элек үз-үзен аямыйча, фронтка киткән каһарманнарыбызны, тылда көнне төнгә ялгап эшләүчеләрне, туган якларыннан читтә хәрби хезмәттә булучыларны котлыйбыз.

Армия сафларында хезмәт итүче яшьләребез үсеп килүче буынга шулай ук үрнәк булып тора.


Хөрмәтле ир-егетләр, Ватанны саклаучылар! Бәйрәм белән котлап, иминлек-тынычлык, бәхет телим. Ветераннарыбызга исәнлек, озын гомер, солдат һәм офицерларга уңышлы хезмәт итүләрен телим, - диелгән сүзләр бар котлауда.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев