Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Район башлыгы журналистларны бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле журналистлар, матбугат ветераннары, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре! Ихлас йөрәктән сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Матбугаты көне белән тәбриклим!


Сез җәмәгать фикерен туплыйсыз, Лениногорск районының бердәм информацион киңлеген төзисез. Үз эшегез белән актуаль вакыйгаларны яктыртуга, патриотик, рухи һәм әхлакый тәбриягә зур өлеш кертәсез. Шуңа күрә дә хезмәтегездә компетентлык: төгәллек, белем, җаваплылык бик мөһим.

Заман кешесенең тормышы интернет, электрон массакүләм чаралары белән бәйле булуга карамастан, газет һәм телевидениедан башка тормышны күз алдына китерү кыен. Үз укучыңа, телевизор караучыларга карата хөрмәт сезнең һөнәри осталыгыгыз, дөньяга карашыгыз турында сөйли.

Матбугат өлкәсендә күп еллар буе нәтиҗәле итеп һәм үз-үзен аямыйча хезмәт иткән ветераннарга аеруча олы рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре ирештерәм.

Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, ныклы исәнлек, гаилә бәхете,  иминлек, тыныч тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телим!

 

 Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев