Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Районыбызның Үрнәк авылында ФАП ачылды (ФОТОЛАР)

Бүген, 14 июнь көнне районыбызның Глазово авыл җирлеге халкы өчен шатлыклы вакыйга булды: Үрнәк-Күмәк авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу җирлектә яшәүчеләр бу вакыйганы күптән көткән. Чөнки монда фельдшерлык-акушерлык пункты бөтенләй булмаган.

 

Элегрәк елларда Глазованың үзендә хастаханә эшләгән. Ләкин ул ябыла һәм халык бөтенләй авыр хәлдә кала.

Әлеге ФАП республика программасы буенча ясалган. Медпункт ике катлы бинаның икенче катында урнашкан.Икенче катта буш бүлмәләр булган, шунда капиталь ремонт ясалып, менә дигән гөлт итеп торган медпункт ясап куйганнар.


-    Бүгенге көн безнең өчен бик шатлыклы, - ди Үрнәктә яшәүче Индус абый Кыямов. – Медицина ярдәме алырга шәһәргә йөрдек бит моңарчы. Такси белән бара калсаң, анда йөрү кесәгә шактый суга иде. Авылыбызда ачылуы бик әйбәт булды инде. Үзем еш йөрим медпунктка, - ди ул.

Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, Үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев котлады. Авыл җирлеге башлыгы Нурсинә Карабаева әйтүенчә, район башлыгы Рәгать Хөсәеновка медпункт ясату тәкъдиме белән килгәч, ул шунда ук риза булып, хәлне чишү юлларын эзләргә тотынган. “Рәгать Галиәгъзамовичка, үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә, эшне башкаручы “Максат” җәмгыятенә бик зур рәхмәт”, ди ул.

Медпунктта барлык уңайлыклар да тудырылган. Процедура, смотровая, кабул итү бүлмәләре бар. Монда шәфкать туташы булып – Светлана Кузнецова эшләячәк. Глазово авыл җирлегендә 350дән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.


Розалия Мостафина тексты

Айсылу Габбасова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев