Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Редакциядә әдәби кичә узды (ФОТОлар)

Бөек Җиңү якынлашкан көннәрдә без дә, бәйрәм уңаеннан, редакциядә беренче тапкыр әдәби кичә оештырдык. 

Очрашуга безнең якын дусларыбыз шагыйрә  Мәһәрша апа Вәлиуллова, шәһәребезнең хезмәт ветераны Марс Әхмәров, журналист, күп еллар җирле радиода хезмәт куйган  Фәридә Гыйззетдинова, язучы Әсрар абыйның тол хатыны Зөлфия Галиева һәм даими хәбәрчебез Галия Шакирҗанова килгән иде. 
Бу очрашуны “Үткәннәр онытылмый” дип атадык. Кичәдә Мәһәрша, Фәридә  апалар, Марс абый Бөек Җиңүгә багышлап язган шигырьләрен укыды. Галия апа исә сугышта катнашкан әтисе  Яхия  Фәррах улы турындагы  җылы истәлекләре белән бүлеште.  “Георгий тамасы” акциясен дә уздырып, аның тарихы белән таныштык.  Кунакларыбыз бу көнне тапкырлыкта да сыналды,  сугыш чоры белән бәйле викторинадагы сорауларга  җавапларны дөрес һәм тиз әйттеләр.  16 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр  шигырьләрен сөйләде. Аеруча дүрт яшьлек Айлинә Фатыхованың бии-бии “Катюша” җыры барысының да күңеленә хуш килде.
Җырлап та, моңсуланып та алдык. Бу соңгысы булмас, алга таба да редакциядә кызыклы очрашулар үткәрергә исәплибез. 

текст:Зилә Мөдәррисова

фото:Айсылу Габбасова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X