Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика Журналистлар союзының 100 еллыгы уңаеннан ветеран-журналист Римма Фәттахова истәлекләре белән уртаклаша

Ноябрь аенда Россиянең Журналистлар союзы 100 еллыгын билгеләп үтте,  декабрьдә республика Журналистлар союзы оешуга бер гасыр вакыт уза. Соңгысында ярты гасыр инде Лениногорск һәм Татарстанның иң өлкән журналисты Римма Фәттахова әгъза булып тора. Күпләр аны “Заветы Ильича” һәм “Ильич васыятьләре” газетларында эшләгәне буенча беләләр. Бүген ул үзенең истәлекләре белән уртаклашты.

 

Минем өчен Журналистлар союзына керү зур горурлык булды, шул ук вакытта ул зур җаваплылык та иде.   Мин моны алданрак,  “Заветы Ильича” газетында эшләргә уйлагач ук аңладым. Әлеге һөнәр үз-үзеңә бирелгәнлекне таләп итә. Бәлки, шуңа да, безнең редактор Серафима Андреева хатын-кызлар газетта эшли алмый, дип әйтә иде, ул үзен көчле затлардан дип санагандыр инде. 

Мин журналистлар булып бары тик ирләр генә эшләгән коллективка эләктем. Алар – каләм осталары Аркадий Троепольский, Зигфрид Терегулов, Владимир Шилов. «Ильич васыятьләре» газеты редакторы Фәлвән Нуруллин, журналист Харис Гомәров белән кулга-кул тотынышып эшләдек.

Соңрак коллективка Анатолий Кондратьев, Евгений Кульев, Рәисә Сәфәрова килде, Николай Игнатьев редактор иде. Мин күп еллар хатлар һәм социаль мәсьәләләр бүлеген җитәкләдем. Безнең кабинетта һәрвакыт кеше иде, үзләренең шатлыклары һәм проблемалары белән күпләр мөрәҗәгать итте. Аларның мәнфәгатьләрен кайгыртырттык, теләсәм теләмәсәм дә үземдә сугышчы сыйфатларын булдырырга туры килде.  

 Нәкъ шул сыйфатларны миннән республика Журналистлар союзының Лениногорск бүлеге җитәкчесе буларак та көттеләр, мин аны берничә дистә еллар җитәкләдем. 
Хәтеремдә, бервакытны республика Журналистлар оешмасы әзрәк бирешеп китте. Шул арада үткән Журналистлар съезды аңа алга омтылырга зур этәргеч булды. Трибунадан җыелып килгән проблемалар турында ачык һәм җитди итеп сөйләделәр. Ул елларда журналистларны барысыннан да бигрәк редакцияләрнең  техник яктан тәэмин ителешенең начар булуы, район газетларында кадрлар кытлыгы борчый иде. Мин бу турыда съезд трибунасыннан чыгыш ясадым, үз уйларымны республика җитәкчелегенә җиткерәсем килде. 

Республика Журналистлар союзын Римма Ратникова җитәкләгәннән соң хәлләр яхшыра башлады. Ул чакта ул бик яшь, республикада чыгып килүче «Молодежь Татарстана»  газеты белән җитәкчелек итә иде. 
Бер елны ул Лениногорскига Журналистлар союзының ике журналисты арасындагы бәхәсле хәлне хәл итәргә килгән иде. Бүген дә ул безгә – корабль капитаны кебек, республика  Журналистлар союзын дөрес юлдан алып бара. 

 Ә редакция тормышы һәрвакыт кайнап торган агым кебек иде. Коллективка яшь журналистлар килде, бик сирәкләре генә һөнәри белемле иде. Аларга газет эше  - эш түгел, көнен дә төнен дә башкара торган хезмәт, ул – иҗат, дип аңлата идек.  

Журналистлар союзы күпләр өчен, беренче чиратта, һөнәри яктан үсү өчен мәйданчык булып торды. Иҗади очрашуларда тәҗрибәле журналистлар үз практикаларыннан төрле очракларны сөйли иделәр, тәҗрибә уртаклаштылар, яшьләр хисап тотты, беренче уңышлары турында сөйләделәр, киңәш белән бергә тәнкыйть тә ишетергә туры килә иде аларга. 

Римма Фәттахова, ветеран-журналист.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз

Фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X