Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республикада даруларны курьер аша өйгә китерүне оештырырга планлаштыралар

Татарстанда 2021 елда өйгә рецептсыз даруларны курьер аша китерүне оештырырга планлаштыралар. Бу хакта «Таттехмедфарм» генераль директоры Олег Акберов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында хәбәр итте.

 

«Бу мөмкин эш, әмма кайбер законнарга үзгәрешләр кертергә кирәк. Чөнки препаратларны җибәрү буенча чикләүләр күп, рецепт буенча гына бирелә торган дарулар бар. Әмма рецептсыз сатыла торган препаратлар да бар — без моның өстендә эшлибез. Яңа елдан даруханәләрдән рецептсыз сатыла торган препаратларны өйгә китерүне оештырырга телибез», — диде Олег Акберов.

Моның өчен транспорт хезмәте күпмегә төшәчәген һәм салкында сакланырга тиешле препаратларны ничек китереп булачагы турында уйларга кирәк.

 

https://tatar-inform.tatar/news/health/06-11-2020/respublikada-darularny-kurier-asha-yg-kiter-ne-oeshtyryrga-planlashtyralar-5783855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев