Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск яшьләре ничек фатир ала?

Үткән елның декабрь аенда 7 нче микрорайонда төзелгән өр-яңа йортның фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнашырга туры килгән иде. Ачкыч алырга чыгучыларның күбесе яшьләр, шатлыклары эчләренә сыймый. Республикада уңышлы рәвештә тормышка ашырылучы социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорттан фатир алу бәхетенә ирешүчеләр алар. Нәрсә генә дисәң дә яшь гаиләләргә сайлау мөмкинлеге...

Үткән елның декабрь аенда 7 нче микрорайонда төзелгән өр-яңа йортның фатир ачкычларын тапшыру тантанасында катнашырга туры килгән иде. Ачкыч алырга чыгучыларның күбесе яшьләр, шатлыклары эчләренә сыймый. Республикада уңышлы рәвештә тормышка ашырылучы социаль ипотека программасы буенча төзелгән йорттан фатир алу бәхетенә ирешүчеләр алар.


Нәрсә генә дисәң дә яшь гаиләләргә сайлау мөмкинлеге бар хәзер. Шуңа өйләнешкәч тә, берәр нинди программа буенча чиратка басу ягын карыйлар. Бездә алда телгә алынган социаль ипотека программасы уңышлы гына эшләп килә, яшь гаиләләргә, ятимнәргә торак программасы буенча фатир алучылар бар.

Болар барысы да халыкның тормышын җайлау, уңайлы итүне күздә тоткан республика программаларының безнең муниципаль районда уңышлы тормышка ашырылуы нәтиҗәсе. Мәсәлән, соңгы биш елда социаль ипотека программасы буенча район һәм шәһәрдә 15 йорт төзелгән, алардан 563 гаиләгә фатир бирелгән.

Арада төрле предприятиеләрдә эшләүчеләр дә, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре дә бар. Былтыр әлеге программа буенча 65 гаилә торак хәлен яхшырткан.

Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 53 нче номер саныннан укый аласыз.

Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: микрорайон 7