Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рифат Фәттахов: “Татарстанда Продюсерлар берлеге оешып килә. Аны гамәлгә куючыларның берсе Илфак Шиһапов иде”

«Татарстанда Продюсерлар берлеге барлыкка килергә мөмкин» - бу мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальне гамәлгә куйган танылган продюсер Рифат Фәттахов раслады. Шунысы да мәгълүм - бу берлектә Илфак Шиһапов та булырга тиеш булган. "Әйе, без, берничә продюсер, күптән инде Татарстан Республикасы Продюсерлар берлеге төзү эшен алып барабыз. Аны...

«Татарстанда Продюсерлар берлеге барлыкка килергә мөмкин» - бу мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара фестивальне гамәлгә куйган танылган продюсер Рифат Фәттахов раслады. Шунысы да мәгълүм - бу берлектә Илфак Шиһапов та булырга тиеш булган.
"Әйе, без, берничә продюсер, күптән инде Татарстан Республикасы Продюсерлар берлеге төзү эшен алып барабыз. Аны гамәлгә кую документлары әзер инде, - диде Рифат Фәттахов. - Илфак бу идеяне иң кайнар яклаучыларның берсе булды. Соңгы очрашуда "Кайчан була инде безнең оешма?" - дип тә сорады. "Без продюсерлар, бергә булсак кына, берләшсәк кенә, бу агрессиягә каршы торалабыз," - дип әйтә иде Илфак. Татар шоу-бизнесындагы башбаштаклык, продюсерларның дәүләт тарафыннан да, җәмгыять тарафыннан да якланмавы, кайбер яшь җырчыларның рәхмәтсезлеге Илфакны да бик борчыды, бу ямьсез күренешләрне ул бик авыр кичерде. Ни кызганыч, без Илфак исән чакта әлеге оешманы рәсми яктан теркәп өлгермәдек. Әмма без бу эшне дәвам итәрбез, дип ышанам", - диде Рифат Фәттахов.
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев