Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ринат Рәхмәтуллин: “Тамашачыга ике төрле генә җыр кирәк: берсе кайгылы, берсе юләрләнеп бии торган"

Ринат Рәхмәтуллин юлда барганда йоклап китеп, машинасы белән 11 тапкыр авариягә эләгә. Ул мизгелләрдә аның күзләре ачык, ә баш мие "сүнгән" була. - Элек бик популяр идем, еллар бара бит... Сәхнәдә булмасам да, җырлар язып сатармын. Күп балалы гаиләләргә акча бирергә тырышам. Сукыр, аяксыз утырган кешеләрне кызганам. Без аякта йөрибез,...

Ринат Рәхмәтуллин юлда барганда йоклап китеп, машинасы белән 11 тапкыр авариягә эләгә. Ул мизгелләрдә аның күзләре ачык, ә баш мие "сүнгән" була.
- Элек бик популяр идем, еллар бара бит... Сәхнәдә булмасам да, җырлар язып сатармын. Күп балалы гаиләләргә акча бирергә тырышам. Сукыр, аяксыз утырган кешеләрне кызганам. Без аякта йөрибез, матур дөньяны күрәбез. Алар бит гомерлеккә күздән, аяктан мәхрүм ителгән. Акчага мохтаҗ кешеләргә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Казан урамнарында, светофорлар арасында йөрүчеләргә дә биргәнем бар. Алдап йөрүчеләре дә бардыр, анысын тикшермим. Миннән бирелгән сәдаканы кая куя - гөнаһысы аңа бит инде, - дип сөйләгән җырчы Акчарлакка. - Тамашачыга ике төрле генә җыр кирәк дип уйлыйм: берсе кайгылы, берсе юләрләнеп бии торган. Башка әйбер тамашачыга кирәкми бүген.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев