Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ришат Төхвәтуллин: Татар моңыннан баш тартсак, хыянәтче булачакбыз

Артист фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

Башкортстанның атказанган җырчысы Ришат Төхвәтуллин татар җырчысы халык җырларын башкарырга тиеш, моңлы җырлардан баш тарту - илгә һәм халыкка хыянәт буларак бәяләнерлек күренеш дип саный. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында әйтте.

"Элек-электән калган традицияләребезне, җырларыбызны, көйләребезне Илһам абыйлар - өлкән буын артистларыбыз саклап калган, урта буын җырчыларыбызга тапшырган, алары яшь буын җырчыларына җиткергән. Без - яшь җырчылар моннан баш тартабыз икән, үзебезнең илнең хыянәтчеләре булып чыгабыз", - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин үзен татар халык җырларын башкаруда гаепләүчеләр дә булуын әйтте. Ул бу гаепләүләрне урынсыз дип саный.

"Миңа концертларда "и-и, Ришат син сузасың да, гел халык җырларын җырлыйсың" дип әйтүчеләр бар. Мин аны аңлап җырлыйм. Ни өчен - чөнки үзебезнең милләтнең киләчәге өчен кайгырам", - ди Ришат Төхвәтуллин. Җырчы фикеренчә, татар халык җырларын башкару - татар җырчысының милләт каршындагы бурычы.

"Мин бит рус булып тумаган, мин татар булып туган бит. Тиктомалга алай булып тумаганбыз бит. Гореф-гадәтләребезне саклап кала алмасак, ул дөрес булмый. Һәрбер җырчының максаты булырга тиеш. Халык җыры ни өчен? Син аны җырларга тиеш. Син үзеңнең телеңне, үзеңнең кем икәнеңне пропагандалауга өлешеңне кертергә тиешсең", - ди җырчы

Ришат Төхвәтуллин белән интервьюның тулы варианты озакламый "Интертат"сайтында чыгачак.
 

Фото: архив/Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев