Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ризаэддин Фәхреддин китабы нәшер ителде

"Хузур" нәшрият йорты "Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)" китабын нәшер итте. Китап өч өлештән тора: әсәрнең иске татар имлясындагы нөсхәсе, хәзерге татар теленә күчермәче һәм русчага тәрҗемәсе, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты. "Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)" - бөек татар галиме, мәшһүр дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддиннең...

"Хузур" нәшрият йорты "Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)" китабын нәшер итте. Китап өч өлештән тора: әсәрнең иске татар имлясындагы нөсхәсе, хәзерге татар теленә күчермәче һәм русчага тәрҗемәсе, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте сайты.


"Мөхәммәд (сәлләллаһу галәйһи вә сәлләм)" - бөек татар галиме, мәшһүр дин әһеле Ризаэддин бине Фәхреддиннең (1859-1936) сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в)гә багышланган әсәре. Китапның авторы кыскача рәвештә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең тормыш юлын күрсәтә һәм аның гаиләсе, балалары турында мәгълүмат бирә. Әлеге китап, киң катлам укучыларга, ислам дине һәм татар халкының дини мәгърифәтчеләре белән кызыксынучыларга атап әзерләнгән.

"Мөхәммәд" китабы 1909 елда Оренбургта нәшер ителгән. Автор "Вакыт" нәшрияты хуҗалары Рәмиевларга бу каитапны, нәшрият ачылу уңаеннан 1908 елда бүләк итә. Шулай итеп китап нәшрият бастырган беренче басма булып тора. Китапның кереш өлешендә автор үз хезмәтен көндәлек тормышта кулланучы өчен кирәкле тарихи очерк дип атый. Һәр мөселман Пәйгамбәребез биографиясен һәм өйрәтүләрен белергә тиешлеге турында әйтә.

Иске татар имлясындагы әсәрне татарчага күчермәсен һәр рус теленә тәрҗемәсен ТР МДНнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев