Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ркаил Зәйдулла "Киллер" китабы турында: автор әсәрендә укучыны бәхәсле хакыйкатькә ышандыра

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла язучы Марат Кәбировның «Киллер («Дәва») әсәренә бәя бирде.

Бәяләвендә ул авторның игелек белән явызлык арасындагы бәхәскә ышандыра алуын әйтте.

«Марат Кәбировның „Киллер“ („Дәва“) әсәре детектив кебек җиңел укыла. Хәер, аны, шикләнмичә, әлеге жанрга кертеп тә буладыр. Әсәр камил тел белән, Маратка хас сурәтлелек белән язылган. Җиңел әсәр сыман тоелса да, төбендә мәңгелек фәлсәфә ята: игелек барыбер, иртәме-соңмы, явызлыкны җиңә. Марат Кәбиров шушы бәхәсле хакыйкатькә ышандыра алган», — дип сөйләде ул «Татар-информ»га.
Михаил Захаров/архив

Шагыйрь эчтәлеккә дә тукталып үтте: «Зифаның балачагында киллер кереп, әти-әнисен һәм сеңлесен үтереп чыга. Үзе дә бәхетле очраклылыктан гына исән кала. Мондый фаҗиганы күз алдына китерсәң дә йөрәк өшеп китә. Зифа үтерүчене озак эзли һәм менә бер көнне… Юк, эчтәлекне сөйләмим әле, һәркем үзе укып тетрәнсен», — ди Ркаил Зәйдулла.

Марат Кәбировның «Киллер» дип аталган яңа китабы Татарстан районнарында, шулай ук район газеталары редакцияләрендә сатыла. Безнең редакциядән дә сатып алдылар.

Почта аша кайтартуга заказлар 8-917-393-09-62 телефоны аша яисә инстаграмда @kitaphane_ku аккаунтында кабул ителә.

 

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X