Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Рәкибә әби Президент Владимир Путиннан котлау алды

Шушы көннәрдә якташларыбыз Рәкибә Абзалтдин кызы Вәлиева һәм Соловьева Елена Евдокимовна үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Алар икесе дә хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре.

 

Вәлиева Рәкибә Абзалтдин кызы Сарабиккол авылында күп балалы гаиләдә туа. Алар алты кыз була. Җиде еллык мәктәпне тәмамлап, колхозга эшкә китә. Сугыш елларында хезмәт хакы эшләү өчен иртәдән төнгә кадәр эшләделәр. 1953 елда Вәлиев Заһит Закир улына кияүгә чыга һәм Лениногорскига күчеп килә.

Алар бергәләп өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Ветеран 25 елдан артык «Иркәннефть» нефть-газ чыгару идарәсендә китап төпләүче (переплетчица) булып эшли  һәм  пенсиягә китә.

Бүген ул 8 онык өчен яраткан әби. Ул предприятие ветераннары Советыннан да, туганнары тарафыннан  кайгыртучанлык күреп яши  һәм барысына да тынычлык, яхшылык тели.

Тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котлады. Ул ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер, якыннарының игътибарын теләде һәм В.В. Путинның Котлау хатын һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән бүләкләр тапшырды.

 

Фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/1798268.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев