Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Роспотребнадзор: Корпоративлар коронавирус артуга китерергә мөмкин

Эш бирүчеләргә быел Яңа ел корпоративларыннан баш тартырга яки аларны чикләүләр һәм профилактиканың барлык чараларын үтәп үткәрергә тиеш булачаклар.

Югыйсә, алар  коронавирус кабынуга сәбәп булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Әгәр барлык чараларны үтәмичә җибәрсәң, фараз бик начар. Шуңа күрә, санитар-эпидемиологик хәл өлкәсендә Татарстанда ситуацияне катлауландырмас өчен, барлык профилактика чараларын үтәргә кирәк», – диде ул.

Авдонина корпоративны эш урыннарында үткәрүнең иң начар варианты булуын ассызыклады.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков корпоративларның хезмәткәрләр өчен генә түгел, аларның гаилә әгъзалары өчен дә куркыныч булуын әйтте, чөнки авыручылар өйгә инфекция алып кайта.

 

https://www.tatar-inform.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X