Заман сулышы

Роспотребнадзор: татарстанлыларның 70%ка якыны коронавирустан вакцина ясаткан

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80% ына прививка ясатырга кирәк.

 

Татарстанда балигъ булган кешеләрнең 67%ы коронавирус инфекциясеннән прививка ясаткан. Бу хакта  Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүгенге көндә өлкәннәрнең 67% – ы прививка ясаткан", - дип ачыклык кертте спикер.

Коллектив иммунитетны формалаштыру өчен республикада балигъ булганнарның 80% ына прививка ясатырга кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм студентлар арасында вакцина ясату элеккечә үк актив түгел, ди

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков, халык кабат вакциналауны актив узмый, бу килеп туган эпидситуациядә зур хата булып тора, дип өстәде.

Чыганак

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: