Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия мәктәпләренә яңадан хезмәт дәресләре кертелергә мөмкин

Мәгариф министрлыгы Россия мәктәпләренә хезмәт дәресен кайтару мәсьәләсен өйрәнә.

Ведомство башлыгы Сергей Кравцов шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу дисциплина технология белән гадәти шөгыльләнүдән аерылып торачак. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

«Без хәзер хезмәт дәресен кайтару мәсьәләсен хәл итәбез. Бездә цифрлы технология дәресенә өстәмә рәвештә технология дәресе бар. Хезмәт һәм технология дәресе булгач, без анда яшьләргә үзләрен күрсәтергә, үз куллары белән нәрсәдер эшләргә мөмкинлек бирәчәкбез, бу бик мөһим», - диде министр.

Аның сүзләренчә, яңа уку елында мәктәпләрдә укытучыларга хезмәт хакы түләүгә бердәм алым раслана. Бу педагогларга эшкә урнашканда ук аларның керемнәре ничек һәм нәрсәдән гыйбарәт булуын төгәл аңларга мөмкинлек бирә. Кравцов искә төшергәнчә, хәзер төрле төбәкләрдәге һәр уку йорты хезмәт өчен түләүнең үз системасын билгели.

«Бу карар гына түгел, без аны төбәкләр, укытучылар белән фикер алышмыйча, бердәм критерийлар эшләп чыгармыйча, иртәрәк кабул итә алмадык. Бүген бу эш тәмамланып килә, киләсе уку елында без бу карарны кабул итәрбез», - диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

 

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев