Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия халкына кош гриппы белән зарарланудан саклану юлларын аңлаттылар

 Россия халкына H5N8 кош гриппы белән зарарланудан саклану юллары турында аңлаттылар. Кичә илдә аның беренче очраклары билгеле булды.

 

Вируслы инфекцияләрне профилактикалау һәм дәвалау буенча фәнни үзәк директоры Георгий Викуловка сылтама белән бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Белгеч кайбер саклык чараларын үтәргә киңәш итә.

«Сәяхәтләрдә һәм экзотик рестораннарда булганда, пешмәгән кош итен һәм чи йомырка кулланмаска тырышырга кирәк, чөнки алар грипп вирусы белән зарарлану чыганагы булырга мөмкин», — дип саный ул.

Моннан тыш, зарарлану куркынычын киметү өчен кыргый кош итен куллану киңәш ителми. Аучыларга шулай ук сак булырга кирәк.

H5N8 белән зарарлану очраклары узган ел ахырында Россиянең көньягында булган. Ул чакта анда кошчылык фабрикасында инфекция чыккан. Элегрәк дөньяда мондый чирләр күзәтелмәгән.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев