Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Россия Хөкүмәте автомобильне техник карауның гамәлдәге тәртибен озайтты

Автомобильчеләргә техник карау узарга кирәк булмаячак, алар элек алган диагностик карталар автомат рәвештә озайтылачак.

Россиядә автомобильне техник тикшерүнең гамәлдәге тәртибен 1 октябрьгә кадәр озайттылар. Бу карарны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

«Автомобильчеләрнең һәм профильле бизнесның техник күзәтү буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керүгә тиешенчә әзерләнергә вакыты булачак. Бу хактагы карарны хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалаган», диелә хәбәрдә.

Документ нигезендә, 2021 елның 1 февраленнән 30 сентябренә кадәр срогы чыга торган диагностика карталарының гамәлдә булу срогын 2021 елның 1 октябренә кадәр озайтачаклар.

Билгеләп үтелгәнчә, автомобильчеләргә техник күзәтү узарга кирәк булмаячак, чөнки алар элек алган диагностик карталар автомат рәвештә озайтылачак.

https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X